«Дарвинга кадәр һәм аннан соң үсеш теориясе» диспут (18+)

10 март көнне шәһәр үзәк китапханәсендә «Прометей» фәнни-популяр әдәбият сөючеләр клубында чираттагы очрашу узды.
1859 елда, 165 ел элек Чарльз Дарвинның «Төрләрнең килеп чыгышы» дигән зур һәм әһәмиятле эше басылып чыга. Табигый сайлап алу теориясе җәмгыятьтә бик зур бәхәсләр кузгата. Шулай да таралган күзаллауларга карамастан, Дарвин үз теориясен буш урында гына уйлап чыгармаган. Тере организмнарның күптөрлелеге барлыкка килү сораулары өстендә бик күп танылган галимнәр – Ламарк, Кювье, Бюффон, Уоллес һ.б. фикер йөрткән.

авыыввыыыв
de3b70a5-6889-46a5-a7e5-c3ca1e0ab8c4
32ebd6f0-93b7-457b-8b6a-41e302ccc20b

Дарвинның үсеш теориясе хәзерге биологиянең нигезенә әйләнгән һәм Җир йөзендә күптөрлелекнең килеп чыгышын аңлау өчен бик мөһим. Тикшеренүләр бүгенге көндә дә дәвам итә, яңа мәгълүматлар эволюция идеясен дәлилли һәм аны тулыландыра бара. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: