«Яшьләрчә күңел ачу» Бәхәс (6+)

5 апрельдә 14 нче санлы китапханәдә «Яшьләрчә күңел ачу» исемле бәхәс узды. Чарада уртанчы сыйныф укучылары катнашты. Бәхәснең төп темасы – сәламәт тормыш рәвешен пропагандалау.

IMG_20190405_150254
IMG_20190405_145215

Китапханәче  шәхси гигиена, дөрес туклану һәм спорт белән шөгыльләнү турында балаларның исләренә төшерде. Чара тәмәке тартуның зыяны турында танып белү фильмын карау белән башланып китте. Балалар тәмәке компанияләренең кешеләр аңына ничек тәэсир ясавы, шуның белән аларны күбрәк тәмәке тартуга җәлеп итүе, фильтрлы тәмәкеләр зыянлы түгел дигән ялган мәгълүматның ничек барлыкка килүе, тартуны тагын да көчәйтү өчен төрле тәмләткечләр кушылуы турында белде. «Сәламәтлек сукмагы» буйлап тагын да алга китеп, укучылар тормыш кыйммәтләрен билгеләү буенча бәхәскә кереп китте. Анда һәр катнашучы тормышта үзе өчен иң мөһим нәрсәләрне атады һәм, сәламәтлеккә зыян китереп, нәрсәдән хәтта баш тартырга риза булуы хакында әйтте.  

Дөрес туклану мәсьәләсенә аеруча зур игьтибар бирелде. Китапханәче төрле кушылмалар белән эшләнгән ризыкларның кеше организмына зарарлы тәэсирен исбатлаучы тәҗрибәләр үткәрде. Балалар чипсы, кока-кола кебек продуктларның организмны җимерүен үз күзләре белән күрә алды. Шулай ук «Фаст-фудның зыяны турында» видеоролигы тәкъдим ителде. Чараны йомгаклап, балалар шундый нәтиҗәгә килде: ныклы сәламәтлекнең нигезендә тәмәке тартмау, исерткеч эчемлекләр, наркотик матдәләр кулланмау, токсикомания кебек зарарлы гадәтләр булмау тора. Һәм әлбәттә, дөрес туклану да сәламәтлекнең төп нигезе. Чара ахырында «Сәламәт булу рәхәт» исемле китап күргәзмәсенә күзәтү ясалды. Анда спортның төрле төрләренә багышланган китаплар тәкъдим ителде.

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: