«Cәламәт яшәү рәвеше – дөрес юлны сайла»: әңгәмә-искәртү (12+)

21 апрель көнне 17 нче санлы китапханәдә «Cәламәт яшәү рәвеше – дөрес юлны сайла» дигән әңгәмә-искәртү узды. Чара барышында балалар сәламәтлек формуласын исәпләп чыгарырга тиеш булды. 

здоровый
IMG-20220420-WA0008
IMG-20220420-WA0017
IMG-20220420-WA0013

Укучылар сәламәтлек, дөрес туклану, физик активлык, хисләр, зарарлы һәм файдалы гадәтләр төшенчәләренә аңлатма бирде, музыка астында күңелле физик күнегүләр ясады. Балалар үзләренең нинди спорт төрләре белән шөгыльләнүе турында сөйләде һәм сәламәтлекне яхшырту буенча киңәшләре белән уртаклашты, мәкальләр, анаграммаларны җыйды, шигырьләр укыды. 

Китапханәче балалар сәламәтлекнең төп факторлары турында искә төшерде, «Сәламәт гадәтләр – сәламәт яшәү рәвеше» күргәзмәсе белән таныштырды. Чара азагында укучылар «Сәламәтлеккә юл» видеоязмасын карады һәм һәр кеше – үз сәламәтлеген коючы дигән нәтиҗә ясады.  

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: