«Планетабыз балаларына – борчуларсыз һәм күз яшьләрсез дөнья»: хәтер сәгате (6+)
3 сентябрьдә Россиядә Террорчылыкка каршы көрәштә бердәмлек көне билгеләп үтелә. 17 нче санлы китапханәдә хәтер сәгате узды. Чара «Ватан нәрсәдән башлана?» дигән җыр белән башланып китте. Китапханәче бүгенге көндә террорчылыкның кешелек өчен зур проблемага әверелүе, террорчылык акты килеп чыгу куркынычы янаганда үзеңне ничек дөрес тотарга кирәклеге турында сөйләде. Беслан шәһәрендә килеп чыккан фаҗигале вакыйгаларга аерым игътибар бирелде. Балалар «тынычлык» сүзенең асылына төшенде, тынычлык һәм яхшылык турында шигырьләр укыды. Шулай ук аларга кәгазь күгәрченнәрдә яхшы теләкләр язарга тәкъдим ителде. Балалар «Без тынычлык өчен» дигән китап күргәзмәсе, «Террорчылык – җәмгыятькә куркыныч тудырчы» дигән белешмәлек белән танышты. Чара азагында укучылар барысы бергә «Солнечный круг» җырын җырлады. |