Хуш киләсез, кошкайлар! (0+)

DSCN3899
DSCN3898
DSCN3892

21 нче март көнне 11 нче балалар китапханәсендә «Хуш киләсез, кошкайлар!» дип исемләнгән уен-викторина уздырылды. Кошлар көне уңаеннан үткәрелгән бу чарага балалар 69 нчы балалар бакчасыннан килделәр.

Уздырылган чара аша балалар серле табигатебезгә ямь бирүче канатлы дусларыбыз -кошлар хакында бик күп мәгълүмат тупладылар. Аларның яшәү рәвешләре: кайда, ничек кышлаулары, ничек итеп оя ясаулары; табигатькә һәм кешеләргә файдалары турында бик кызыксынып тыңладылар. Презентация аша кошларны танырга өйрәнделәр. Видеоязмада кош сайрауларын тыңлау, кәефләрен тагын да күтәрде.

Икенче өлештә балалар кошлар турында бирелгән табышмакларга, уен-викторина сорауларына бик теләп җавап бирделәр. Шулай ук чарабызның кошлар турында «Кызыклы фактлар» өлеше балаларга бик ошады.

Кошларның тормышлары белән якыннанрак танышу балаларда кошларга карата соклану, ихтирам тудырды, аларны якларга, сакларга һәм ярдәм итәргә кирәклегенә төшенделәр.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: