Балачагым матур төсләрдә  (6+)

1 июнь – үзенчәлекле көн: барыбыз өчен дә җәй үзенең кояшлы ишекләрен ача. Һәм бу көнне без иң матур һәм иң яхшы бәйрәмнәрнең берсе – Балаларны яклау көнен билгеләп үтәбез. Бу вакыйга белән бәйле 17 нче санлы китапханә «Балачагым матур төсләрдә» исемле китапханә мәйданчыгы оештырды. Алып баручы белән берлектә балалар матур төсләрдән торган Балачак  дигән әкият илендә булды. 

Алар төрле хәрәкәтчән, музыкаль уеннар уйнады; сорауларга җавап бирде, табышмаклар чиште, бик теләп күңелле ярышларда катнашты. Шулай ук балалар «Асфальтта җәйне ясыйбыз» рәсемнәр бәйгесендә үз сәнгати осталыкларын күрсәтә алды. Алар ишегалды мәйданчыгын бик шатланып рәсемнәр белән бизәде. Балаларның куанычлы көлү авазлары бәйрәмне тагын да бизәде. 

Чара азагында китапханәче яшь китап сөючеләргә җәен дә китапханәне онытмаска, китаплар укырга кирәклеген искә төшерде, шул вакытта гына җәйге каникуллар күңелле, мавыктыргыч, кызыклы һәм файдалы үтәр. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: