«Балачаксыз балачак» (6+)

27 февраль көнне 11 нче санлы китапханәдә кече мәктәп яшендәге балалар өчен Д.В.Григоровичның «Гуттаперчевый мальчик» китабы буенча «Балачаксыз балачак» дигән әхлак дәресе үткәрелде. 
Укучылар Д.В. Григоровичның биографиясе белән танышты. Повестьтан балалар цирк тормышы хроникасы турында белде. Алып баручы XIX гасыр балаларының авыр балачагы турында сөйләде. Чарада катнашучыларны В.Е. Маковскийның «Свидание» һәм В. Перовның «Тройка» картиналары аеруча тәэсирләндерде. Повесть буенча фикер алышу бик җанлы узды. Чара азагында балалар бәхетле балачакта яшәргә һәм битарафлыкны тоймаска тиеш дигән нәтиҗә ясалды. Күргәзмәдә XIX гасыр балаларының авыр һәм катлаулы балачагы турындагы китаплар тәкъдим ителде. 

Поделиться: