«Яшә, чишмә, яшә!» Балалар өчен бәйрәм (0+)

26 март көнне 17 нче санлы китапханә мәктәпкәчә яшьтәге балаларны «Яшә, чишмә, яшә!» исемле бәйрәм чарасына чакырды.

DSCF6957
DSCF6906
DSCF6926
DSCF6941

Алып баручының сөйләвеннән балалар планетабыз тормышында суның мөһим урын алып торуы, аның үзлекләре һәм әйләнешләре турында белде;  су белән тәэмин итү чыганаклары булып чишмәләр дә, елгалар да, күлләр дә, сусаклагычлар да торуын ачыклады. Шуннан соң балалар төбәгебез чишмәләре белән танышты, «Боровецк чишмәсе» презентациясен  карады, җирле язучы Ф.Сафинның «Фазыл чишмәсе» исемле хикәясен тыңлады, чишмәләр турындагы җырларны искә төшерде. Чара барышында яшь кунаклар зур кызыксыну белән табышмаклар чиште, «Бел әле» уенында катнашты. Шулай ук балалар үзләре су темасына кагылышлы шигырьләрне яттан сөйләде, бик теләп «Заяц Коська и родничок» әкиятен карады. Чара азагында нәни катнашучылар суга карата сакчыл булырга һәм аны кирәгеннән артык тотарга ярамый дигән фикергә килде.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: