Балалар сабан туе (0+)

14 июнь көнне 10 нчы санлы китапханә хезмәткәрләре мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен узган Сабантуйда катнашты. Ул бик күңелле, онытылмас мизгелләргә бай булды, катнашучылар барысы да, һәрвакыттагыча, күтәренке кәеф һәм уңай хис-кичерешләр алды.
Балалар сабан туе программасы бик кызыклы булды: күптөрле уеннар, җырлар, викториналар, бәйгеләр һәм ярышлар үткәрелде.  Нәниләр бик теләп милли уеннарда катнашты, күңелле викторина сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Татар халык көенә биюләр һәм милли җырлар һәркемнең кәефен күтәрде.

уауауцацу
10ф. Детский сабантуй. Поем
10ф. Детский сабантуй. Танцуем
10ф. Детский сабантуй. Участники праздника
10ф. Детский сабантуй. Читаем

Бәйрәмнең яшь катнашучылары халык мәдәнияте һәм гореф-гадәтләреннән ләззәт алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: