Балалар планетаны коткара (6+)
Очрашуда балалар экология төшенчәсе, бу фәннең мөһимлеге һәм балаларның планетага ничек ярдәм итә алуы турында белде. Алып баручы, балалар балачактан экология һәм табигый ресурсларны саклау турында кайгырта башласын өчен, үз көндәлек тормышларына нинди файдалы гадәтләрне кертә алулары турында сөйләде. Программаның төп өлешендә чүпне дөрес итеп аерып җыю уены үткәрелде. Балалар, пластик, кәгазь һәм металлга аерып, көнкүреш калдыкларын контейнерларга тутырды. Шулай ук яшь экологлар икенчел калдыктан нәрсә ясарга мөмкин булуы турында мультфильм карады һәм кирәксез әйберләрне куллану ысуллары буенча үз версияләрен тәкъдим итте. |