«Махсус билгеләнештәге уку»: китапханә десанты (6+)

22 февраль көнне 11 нче санлы китапханә хезмәткәрләре башлангыч сыйныф укучыларында кунакта булды. Укучылар балалар өчен чыгучы вакытлы матбугат басмаларының яңа саннары белән танышты. Һәр басма турында мәгълүмат биреп үтелде, кайсы журналда нәрсә хакында укырга мөмкин булуы турында әйтелде. Китапханәче балаларның үзләрен кызыксындырган әсәрләре, каникуллар вакытында китапханәнең ничек эшләве, язгы каникулларга бирелгән әдәбият исемлегендәге китапларның барлыгы-юклыгы турында күп кенә сорауларына җавап бирде. Укучылар якын көннәрдә китапханәгә килергә теләк белдерде, ә сыйныф җитәкчесе китапханәдә узачак чарага килүне планлаштырды. Балалар әлеге очрашудан бик канәгать калды.

Поделиться: