Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина китапханәгә килде

30 гыйнвар көнне Үзәк балалар китапханәсенә «Бердәм Россия» партиясеннән Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина килде. Ул китапханә хезмәткәрләре һәм яшь китап сөюче укучылар белән очрашты, хәзерге вакытта укучыларның нинди әдәбиятка өстенлек бирүләре турында кызыксынды. Китапханәчеләр белән әңгәмә кысаларында Әлфия Гомәр кызы китапханәләрнең һәрвакыт кешелекнең мәдәни кыйммәтләре хәзинәсе, фәнни белемнәрне таратучы, төп мәгълүмат чыганагы булып торуын ассызыклады. 

PHOTO-2023-01-30-19-43-18 (2)
PHOTO-2023-01-30-19-43-18 (3)
PHOTO-2023-01-30-19-43-18 (4)
PHOTO-2023-01-30-19-43-19 (1)
PHOTO-2023-01-30-19-43-19 (2)

Мактаулы кунак өчен хезмәткәрләр китапханә буенча экскурсия уздырды. 

ҮКС директоры Венера Гайнуллина укучылар өчен китапханә бинасының ничек үзгәрәчәге, нинди яңа заманча җиһазлар урнаштырылачагы, шулай ук яшь чаллылылар өчен нинди мөмкинлекләр тудырылачагы турында сөйләде. Исегезгә төшерәбез, китапханә коллективы 2023 елда модель китапханә булдыруга «Мәдәният» милли проекты кысаларында грант отты. Китапханәне заманча итеп ясау, үзгәртү өчен 10 миллион сум акча бүлеп бирелде. Шәһәрдә беренче яңа буын китапханәсе балаларга да, ата-аналарга да уңайлы булган мәгълүмат-агарту үзәгенә әвереләчәк. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: