«Җәйге маҗаралы укулар» балаларны яклау көне (6+)

2 июньдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Җәйге маҗаралы укулар» дигән балаларны яклау көне узды.
Китапханә кунаклары безнең заманча китапханәдә булды, анда китапларны, озаграк яшәсеннәр өчен, ничек дөрес кулланырга икәнлеге турында белде. Экскурсиядән соң аларны күңелле әдәби викторина көтте.  
«Тылсымлы дивар»да интерактив уен эстафетасы балалар өчен ачыш булды. Заманча технологияләр ярдәмендә дивар балаларның хәрәкәтенә кушылып җанланды. Укучылар азарт белән виртуаль ярышларда катнашты. 

IMG_20260601_122158_985
IMG_20260602_105410_895
IMG20260601114746
IMG20260602100920
IMG20260602101336

Балалар бик теләп иҗатка кереп чумды. Аппликация буенча мстер-класста алар төсле кәгазьдән матур җәйге панно ясады. Кайчылар, җилем һәм үз фантазияләрен кулланып, балалар чәчәкләр һәм күбәләкләр әзерләде. Һәркем уртак эшкә үзеннән өлеш кертте, һәм нәтиҗәдә паннода чын җәй чәчәк атты. 
Чарада һәр бала хәзерге заман балалар китаплары белән таныша һәм үз иҗади сәләтләрен күрсәтә алды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: