«Китаплы маҗаралар» күңелле уеннар көне (0+)

18 июньдә 5 нче санлы китапханәдә нәни укучылар өчен «Китаплы маҗаралар» дигән күңелле уеннар көне узды. 

IMG_20260618_115445_208
IMG_20260618_115420_460
IMG_20260618_115504_513
IMG_20260618_115455_076
IMG_20260618_095921_408
IMG_20260618_104146_790
Балалар китап киштәләрендә яшәүче курчак Укыәле белән танышты. Китаплар һәм уку турында табышмаклар чиштеләр, мәкальләрне искә төшерде, танылган балалар язучыларының китап персонажлары белән бәйле күңелле уеннарда катнаштылар. Борис Заходерның укылган шигыреннән балалар «Сырдагы тишекләр»нең каян килеп чыгуы турында белде, ә ишәк Иа-Иа – танылган Винни-Пух турындагы әсәр героена балалар югалган койрыгын табарга булышты. Яшь кунаклар үзләренең остазлары-тәрбиячеләре белән бергә «Каргага кадәр йөгер» дигән күңелле уен уйнады.
Китапханәче белән бергә нәниләр китап геройлары дөньясына кыска гына сәяхәт кылды һәм китапханәгә әти-әниләре белән килергә чакыру алды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: