«Кәгазь фантазияләр» күңелле уеннар көне (6+)

24 гыйнварда «Китаплы яллар» проекты кысаларында 16 нчы санлы китапханәдә оригами техникасына багышланган «Кәгазь фантазияләр» дигән күңелле уеннар көне үтте. Яшь катнашучылар кәгазьнең барлыкка килүе турында белде, оригами һәм аның төрләре тарихы белән танышты, шулай ук әлеге темага төрле китап басмаларын карады. 

IMG_20260126_140047_991
IMG_20260126_140048_320
IMG_20260126_140048_810
IMG_20260126_140121_747

Этаплап тасвирланган һәм ясау схемалары төшерелгән иллюстрацияле китаплар ярдәмендә балалар төрле хайваннарның: көчек, песи, аю, куян һәм хәтта кит сыннарын җыярга өйрәнделәр. Оригами – мавыктыргыч кәгазь эшләнмәләр ясау сәнгате, ул кече моториканы, күзаллау аша фикерләүне, хәтерне, логиканы үстерә. Бу көнне китапханәгә килгән балалар кәгазь оригами сәнгате турында бик күп яңа һәм кызыклы нәрсәләр белде һәм мөлаем һәм кызык җәнлекләр ясады. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: