18 май көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, «Мурзилка» журналының 100 яшьлек юбилее кысаларында, «Мурзилканың кул эшләре» дигән иҗат көне узды. «Мурзилка» 1924 елның 16 маенда «Рабочая газета»га кушымта буларак басылып чыга башлый. Балалар журнал битләрендә совет балалар язучылары һәм шагыйрьләренең әдәби әсәрләре, яшь укучыларның хатлары һәм язмалары бастырылуы турында белде. Журналларны карап, балалар танып белү мәкаләләре, өстәл уеннары һәм кул эшләнмәләре мастер-класслары, уеннар, табышмаклар, ребуслардан торган сәхифәләр белән танышты.