«Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» спорт көне (0+)
6 апрель көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә, ел саен 7 апрельдә бөтен дөнья буенча билгеләп үтелүче һәм рухи һәм физик сәламәтлекнең әһәмияте турында искә төшерергә, балаларда физик культура һәм спортка карата кызыксынуны арттырырга мөмкинлек бирүче Бөтендөнья сәламәтлек көне кысаларында, «Тизрәк! Югарырак! Көчлерәк!» дигән спорт көне узды. Көн дәвамында балалар үзара «Боҗрага ату» уенында, кыршау әйләндерүдә һәм ракетка белән волан атуда ярышты. Узган гасырның 80-90 нчы елларында барлык кызлар яратып уйнаган хәрәкәтчән «Битки» уены барысында да зур кызыксыну уятты. Кул эшен сөючеләрне исә сәламәтлек символы булган тасмалы курчак әзерләү мастер-классы көтте. |