«Компьютерчы тылсымчы: система администраторы» белгечләр көне (12+)

14 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Компьютерчы тылсымчы: система администраторы» дигән белгечләр көне узды.
Балалар система администраторларының чын-чынлап хәзерге заманның «күренмәс геройлары» булуы турында белде. Китапханә, мәктәп, банк һәм күпләгән башка учреждение хезмәткәрләре компьютерлары кинәт эшләүдән туктаса, интернет югалса яки мөһим документларны бастырып чыгаруда кыенлыклар килеп чыкса, нәкъ менә шул белгечләргә мөрәҗәгать итә. 

IMG20260714123052
IMG20260714123345
IMG20260714123428
IMG20260714124102
IMG20260714124923

Балалар система администраторларының белемнәре һәм осталыклары ярдәмендә төрле оешмаларда бар катлаулы техника һәм локаль компьютер челтәрләре өзлексез һәм төзек эшләвен аңлады. Бу кешеләргә бөтен дөнья буйлап үз бурычларын, техник төзексезлекләргә игътибар итмичә, нәтиҗәле итеп башкарырга мөмкинлек бирә. 
Китапханәче белән берлектә яшь кунаклар әлеге мөһим һөнәр иясенең нинди сыйфатларга ия булырга, үз эше остасы булу һәм цирфлв дөньядагы өзлексез эшне тәэмин итү өчен аның нинди белеме һәм күнекмәләре булырга тиешлеге турында фикер алышты. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: