«Без ямансуламыйбыз – уйныйбыз һәм укыйбыз» гаилә көне (6+)

8 июльдә Үзәк балалар модель китапханәсендә «Без ямансуламыйбыз – уйныйбыз һәм укыйбыз» дигән гаилә көне узды.
Чара якты һәм җылы бәйрәм — Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланды, әлеге көннең максаты – традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм балаларны, яшьләрне рухи-әхлакый тәрбияләү. 

IMG_20260708_114641_395
IMG_20260708_125238_784
IMG20260708111512
IMG20260708122056
IMG20260708122624

Бу чара китап, иҗат һһәм яхшы гамәлләр сөючеләр өчен чын бүләк булды. Китапханә берничә сәгатькә уңайлы киңлеккә — «Бер — ромашка, ике — ромашка» иҗади остаханәсенә әверелде, анда вакыт балалар өчен дә, аларның әти-әниләре өчен дә сизелмичә үтеп китте. Ромашка — бәйрәмнең төп символы. Әлеге кыр чәчәге чисталык, ихласлылык, назлылык һәм ныклы мөнәсәбәтләргә ышанычны чагылдыра.  
Көн дәвамында «Бөтен гаилә белән укыйбыз» дигән китап күргәзмәсе эшләде, анда һәркем бергәләп уку өчен яраткан яңа әсәрләрен таба алды. 
Ә изге гамәлләр кылырга теләүчеләр «Дүрт аяклы дусларга кулыңны суз» хәйрия акциясенә кушылды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: