«Татарстан халкының мәдәни мирасы һәм гаилә кыйммәтләре»: гаилә көне (6+)

24 май көнне 13 нче санлы китапханә даими укучыларын җыйды. Чара катнашучыларны Татарстан халыкларының бай мәдәнияте, әдәбияты, халык сәнгате, этнографиясе һәм гаилә гореф-гадәтләре белән таныштырды. 

Һәр гаилә үзенең иҗади сәләтләрен күрсәтте: яраткан китап һәм авторлар, гаилә бәйрәмнәре турында сөйләде; үз куллары белән ясаган эшләнмәләрен алып килде. Шулай ук, уеннарда һәм бәйгеләрдә катнашып, үзләренең белемнәрен һәм тапкырлыкларын күрсәтте. 

 

Поделиться: