«Китапханәдә күңелле көз» гаилә белән уку көне (0+)

Көз – укыйсы килмәсә дә, укый башларга кирәк вакытларның берсе. Әмма бу сүзләр китапханәбезнең яшь укучылары һәм аларның әти-әниләренә кагылмый. 

321
вместе мы сила
вместе с мамой
вот как весело у нас
к новым знаниям
новое задание
совместный труд
я в кругу своих друзей

Үзәк китапханә ишекләре алар өчен һәрвакыт ачык. 11 сентябрьдә озын җәйге каникуллардан соң чираттагы очрашу узды. Сер түгел, бергәләп уку балалар һәм ата-аналарны тагын да якынайта, шатлык һәм якынлык хисләре бүләк итә, яшь укучы янында акыллы өлкәннәр булуы бик мөһим, чөнки кайвакыт укыганнар буенча фикер алышу, аңлатма алу яки киңәш бирү бик кирәк. 
Китапханәче кунакларга әкиятләр, кызыклы балалар китаплары белән танышырга тәкъдим итте. Чараны дәвам итеп әниләр һәм балалар «Әкият укы миңа, әни» исеме астында китапны сәнгатьле итеп укуга бәйгедә катнашты. Балалар да, ата-аналар да бер-берсе белән аралашуны бик сагынган. Бергәләп җырлапр җырладык, китаплар укыдык һәм төрле биремнәр үтәдек. Бик күңелле һәм кызыклы булды. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: