Чаллы шәһәр Үзәк китапханәсендә Габдулла Тукайның туган көне (0+)

Бесплатно

26 апрель көнне 10 нан 17 сәгатькә кадәр шәһәр үзәк китапханәсе шәһәрдәшләрне һәм калабыз кунакларын «Тукай белән бер көн» уздырырга чакыра.
Чара шагыйрьнең 135 еллык юбилеена һәм Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә сезне Үзәк китапханәдә көтеп калабыз, анда рус һәм татар телләрендә авторның әсәрләре яңгыраячак.  
Һәркем шигъри марафонда – ирекле микрофондамы ул яки онлайн чемпионаттамы – катнаша, танылган язучылар һәм шагыйрьләр белән очраша, балалар спектакле карый, викторинада катнаша, шагыйрь әсәрендәге яраткан геройлары киемендә онытылмас фотога төшә, китап күргәзмәләре белән таныша һәм  музыкаль флешмобта катнаша алачак.

 

 

Поделиться: