«Яз, мәхәббәт, Италия һәм матурлык»: романтик уку көне (12+)

Календарь буенча бездә март башы – романтика, гашыйклык һәм яңа хис-кичерешләр вакыты ул! Мәхәббәт турында сөйләшү өчен иң яхшы көннәр. Әгәр соры күк йөзе һәм салкын җилләр әлегә сезнең кәефне һәм романтика рухын боза икән – сезгә ярдәмгә мәхәббәт турында матур әдәбият әсәрләре килер. Китапханә романтик проза жанрында китаплар тупланмасы әзерләде, алар белән 16 нчы санлы китапханәнең өлкәннәр абонементында танышырга була. 

весна
фото 3
фото 6
фото 7
ФОТО 5
ФОТО2

«Яз, мәхәббәт һәм матурлык турында» дигән китап күргәзмәсендә иң романтик хис – мәхәббәт турында китаплар тәкъдим ителә. Теләге булганнар Л.Толстойның «Анна Каренина», Т.Драйзерның «Дженни Гархардт», П.Проскуринаның «Судьба», К.Маккалоуның «Поющие в терновнике», И.Бунинның «Темные аллеи», Ш.Бронтеның «Джейн Эйр», М.Митчеллның «Унесенные ветром» әсәрләре, шулай ук рус һәм чит ил язучыларының мәхәббәт турында заманча романнары белән таныша ала. Хәзерге заман россия язучы хатын-кызлары А. Маринина, Т. Устинова, П. Дашкова, В. Токарева, Н. Андреева, Е. Вильмонт, Д. Рубина һ.б. ларның хатын-кыз затына багышланган китаплары укучыларда яз кәефе тудырыр, ә Ю. Друнина, Л. Рубальская, Т. Снежина, В. Тушнова, М. Цветаева, О. Мандельштам һ.б. шагыйрьләрнең мәхәббәт турында шигъри җыентыклары лирик нота өстәр. 

Китапханә шулай ук язгы итальян каникуллары оештырырга һәм романтик рухлы, якты кояшлы, күп гасырлык тарихы һәм мода дөньясы булган Италиягә сәяхәт кылырга тәкъдим итә. «Китапханә белән җир тирәли: Итальян язы – 2022 яки Ромео һәм Джульетта эзләре буйлап романтик сәяхәт» дигән иллюстратив-китап күргәзмәсе исә тарих һәм хәзерге заман, төрле чорлар һәм бай мәдәни мирас, гореф-гадәтләр һәм үзенчәлекләр кушылган гаҗәеп матур кояшлы илнең гүзәллеген ачып салыр. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар итальян мәдәниятен яхшырак аңларга, истәлекле урыннар буйлап хыялда булса да сәяхәт итәргә, сәнгать шедеврлары серләренә кагылырга һәм аларны карап ләззәт алырга, әлеге гаҗәеп илнең әдәбият, кино, музей, милли ризыклары белән якынрак танышырга ярдәм итәчәк.  

                                     Сезгә яз кәефе һәм кызыклы укулар телибез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: