«Туган тел, бигрәк гүзәлсең!» туган тел көне (0+)

21 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсендә «Туган тел, бигрәк гүзәлсең!» дигән туган тел көне узды. 
Чара күпсанлы тамашачыларны җыйды, алар арасында катнашучылар гына түгел, ә аларның гаиләләре, дуслары һәм барлык туган тел һәм сүз сәнгате матурлыгының кадерен белүчеләр бар иде. Кунакларны татар әкиятләре геройлары – Шүрәле һәм Су Анасы каршы алды, алар чыгыш ясаучылар белән бергә уйнады һәм биеде. 

IMG20250221133913
IMG20250221141959
IMG20250221140419
IMG20250221142618
IMG20250221134812

«Туган ил, бигрәк гүзәлсең!» нәфис сүз осталары төбәк бәйгесе җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Бәйге чын бәйрәмгә әйләнде, анда яшь талантлар үзләренең сәнгатьле уку күнекмәләрен күрсәтә алды. 
«Тылсымлы ил» үсеш үзәгенең яшь артистлары чыгышы тамашачыларның игътибарын аеруча җәлеп итте. Бу талантлы балалар матур һәм онытылмас чыгышлар бүләк итте. 
Чара туган тел байлыгын һәм матурлыгын тоючылар өчен чын бәйрәм булды. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: