«Кызыл, сары, зәңгәрсу – үзең теләгәнне сайла» рәсем буяу көне (0+)
3 февраль көнне Үзәк балалар модель китапханәсе «Кызыл, сары, зәңгәрсу – үзең теләгәнне сайла» исеме астында рәсем буяу көне уздырды. Балалар кәгазь битендә ясалган, китаплардагы, квест-уен карточкаларындагы, компьютер экраннарындагы, интерактив тактадагы рәсемнәрдән хайваннар, кошлар һәм үсемлекләрне таныды һәм аларны нинди төсләрдә күрергә теләүләрен әйтте. Алар төсле карандашларның килеп чыгу тарихын һәм буяу өчен махсус ясалган беренче китапларның кайчан барлыкка килүе турында белде. Теләге булганнар буяу эше белән шөгыльләнә алды, шуның белән үзләренең фантазияләрен һәм күзаллау сәләтен күрсәтте. Алар бик зур кызыксыну белән төсле карандашлар ярдәмендә кәгазьдәге рәсемнәрне, компьютер программасындагы, сенсорлы тактадагы һәм интерактив тактадагы рәсемнәрне буяды. Нәниләр робот Робин экранындагы төсле рәсемле пазлларны җыйды.
|