«Яңа заман – яңа һөнәрләр» һөнәрләр көне (12+)

14 март көнне 5 нче санлы китапханәдә укучылар өчен «Яңа заман – яңа һөнәрләр» дигән һөнәрләр көне узды. Балалар хәзерге заман хезмәт базарында ихтыяҗ зур булган популяр һәм заманча һөнәрләр, әмма аларның күбесе сирәк һәм бүгенге көндә гадәти булмаган дип саналуы турында белде. Чара барышында укучылар ясалма интеллект, автоматлаштыру һәм цифрлаштыру кебек заманча технологияләрнең хезмәт базарын үзгәртүе һәм эш баскычында үсүгә яңа мөмкинлекләр тудыруы турында фикер алышты. Соңгы елларда аеруча актуальләшкән һөнәрләр турында җентекләбрәк сөйләнде, мәсәлән, табиб, мәгълүмат буенча белгеч, аналитик, логистик, веб-дизайнер, экология буенча консультант, профайлер һәм кризис менеджеры һ.б.  Һәм Россиядә кайсы һөнәрләргә ихтыяҗ зур булуы турында сүз барды. Чарада катнашучылар «Киләчәк һөнәрләре», «Һөнәрне ничек сайларга», «Иң гадәти булмаган һөнәрләр» дигән видеороликлар карады. Укучылар зур кызыксыну белән әлеге һөнәрләр өчен кеше нинди сыйфатларга, нинди белемгә ия булырга тиешлеге, аның өчен кайда укырга мөмкин булуы турында сөйләгәнне тыңлады. Очрашу кызыклы узды һәм файдалы мәгълүматларга бай булды. 

20250314_125224
IMG_20250314_121427_013
IMG_20250314_122008_092
IMG_20250314_122443_874
IMG_20250314_130452_588
IMG_20250314_131426_040

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: