«Шигъриятнең серле дөньясы» Шигърият көне (0+)

21 март көнне киң даирә китап укучылар өчен 23 нче санлы китапханәдә Шигърият көне узды. Чара Бөтендөнья шигърият көне кысаларында үткәрелде.

All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
All-focus
23ф. День поэзии Поэзии чудесные страницы……….
All-focus
All-focus

Китапханәнең балалар бүлегендә «Шигърият илендә» исемле китап күргәзмәсе оештырылды. Анда нәни китап сөюче дусларыбыз яраткан шагыйрьләренең китапларын сайлап алып шигырьләр укыды, «Шигырьне искә төшер», «Рифманы туры китер» викториналары сорауларына җавап бирде. Китапханәче Бөтендөнья шигърият көненең килеп чыгу тарихы турында сөйләде.

Олыларга хезмәт күрсәтү бүлегендә китап укучылар өчен «Шагыйрьләрнең балачагы» викторинасы уздырылды. «Шигъриятнең серле дөньясы» исемле китап күргәзмәсендә укучылар замандаш шагыйрьләрнең иҗат җимешләре белән танышты һәм үзләре яратып укый торган шигырьләрне искә төшерде. Күргәзмәләрдән 11 шигырьләр җыентыгы укучылар кулына тапшырылды.

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: