«Хаклык һәм батырлык шагыйре»: хәтер көне (0+)
15 февраль, бөек татар шагыйре Муса Җәлилнең туган көнендә, аны искә алу өчен шәһәрнең иҗат интеллигенциясе вәкилләре, язучылар, журналистлар, укучылар, аларның укытучылары, Комсомол районы башкарма комитеты белгечләре җыелды. Һәр елдагыча күренекле татар шагыйрен олылау чарасы Муса Җәлил скверында үтте. Чара шәһәр башкарма комитетының Комсомол администрациясе башлыгы вазифасын башкаручы Фидәрис Фәндәвис улы Хәбибуллинның сәламләү сүзләре белән ачылды. Ул үз чыгышында хәзерге заман буынын тәрбияләүдә шагыйрьнең тормышы һәм иҗатының әһәмиятен билгеләп үтте, шәһәребездәге Муса Җәлил исемен йөртүче проспект, сквер, китапханә турында искә алды һәм барлык укучыларны шәһәр үзәк китапханәсенең шагыйрь белән бәйле уникаль экспонатлар урнашкан әдәбият тарихы музеена килергә чакырды. 12 нче мәктәп укучылары Сәгетдинов Самат, Дәминова Мәликә һәм «Җәлил укулары» V Халыкара бәйгесе җиңүчесе, «Шагыйрь һәм музыка» Халыкара музыкаль-шигъри фестивале катнашучысы, 59 нчы «Адымнар-Чаллы» гимназиясе укучысы Сираҗиева Азилә башкаруында Муса Җәлилнең илһамлы шигъри юллары яңгырады. Чара Җәлил һәйкәле каршына чәчәкләр салу белән тәмамланды. |