«Җиңүче халык батырлыгы» хәтер көне (6+)

21 июнь көнне Үзәк балалар модель китапханәсе мәктәп яны лагерена йөрүче балалар өчен Бөек Ватан сугышы башлануга 83 ел булуга багышланган «Җиңүче халык батырлыгы» дигән хәтер көне уздырды. 

екув
IMG20240621110516
IMG20240621102729
IMG20240621093346
IMG20240621093311
IMG_2176
Балалар совет халкын фашизмны җиңүгә китергән факторларны санады. Мөһим биш сәбәп – техника, хайваннар, тыл ярдәме, сәнгатьнең әһәмияте һәм, әлбәттә инде, ныклы характерлы халкыбыз турында җентекләбрәк сөйләнде. Зур кызыксыну белән кызлар һәм малайлар Т-34 танкының ничек танылуы, француз очучыларының ни өчен ЯК-3 очкычына өстенлек бирүе, Татарстан Республикасы һәм Чаллы кешеләренең җиңүгә тыл хезмәтчәннәре буларак нинди файда китерүе, Юрий Левитанның кем булуы һәм сәнгать әһелләренең солдатларның сугышчан рухын ничек күтәрүе турында белде. 
Хәтер сәгате патриотлык минуты белән тәмамланды: балалар сугыш чоры кадрлары белән видеоролик астында «Катюша» җырын җырлады. Һәр бала бу көнне үз иле өчен горурлык хисләре кичерде!

#ДвижениеПервых#ПервыеПомнят#ЯПомнюЯГоржусь

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: