«Без Ленинград батырлыгын онытмыйбыз» хәтер көне (12+)

23 гыйнвар көнне 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге Ленинград каласын фашист блокадасыннан тулысынча азат итүгә 80 ел тулуга багышланган «Без Ленинград батырлыгын онытмыйбыз» дигән хәтер көне уздырды. Чара барышында өлкән сыйныфлылар блокаданың килеп чыгу сәбәпләре, шәһәр халкының батырлыгы, эшчеләрнең оборона өчен кирәкле әйберләрне җитештерүдән туктамавы, «Тормыш юлы», ипи карточкалары буенча алынган 125 граммлык икмәк кисәгенең нәрсә аңлатуы турында сөйләде. 

IMG_6306
маипаипаи
IMG_20240123_134353

Балалар Дмитрий Шостаковичның фашизмга каршы көрәшкә һәм тиздән дошманны җиңүгә багышланган «Ленинградская» дигән җиденче симфониясеннән өзекне, блокадада катнашучылар язган шигырьләрне тыңлады.
Презентация укучыларга шул чорның авыр рухын, тарихта булмаган блокадада кешеләр кичергән кайгы-хәсрәт хисләрен тоярга ярдәм итте. Алар слайдларда блокада корбаннарына һәйкәлләрне: мемориаль ансамбль, туганнар каберләрен күрә алды.
Чара азагында әлеге тема буенча китапларга күзәтүне тыңладылар. Безнең бурыч – безнең киләчәк өчен үз гомерләрен биргән сугышчы-илебезне яклаучыларга рәхмәтле булу, аларның исеменә тап төшермәү һәм якты истәлекләрен саклау. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: