«Тик антыма таплар кунмасын»: Муса Җәлилне искә алу кичәсе (6+)

24 нче август көнне шәһәребезнең шигърият яратучы халкы герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәле янәшәсенә шагыйрь һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсенә җыелды.

IMG_1381
IMG_1390
IMG_1383
IMG_1363
IMG_1352
IMG_1349

Әдәби тамашада мәктәп укучылары, мәдәният хезмәткәрләре, Комсомол районы җитәкчеләре катнашты.

Искә алу кичәсен Чаллы Язучылар оешмасы рәисе, язучы Факил Сафин ачып җибәрде. Чарада шәһәребездә яшәп иҗат итүче шагыйрь Әнвәр Шәрипов үзе шигырьләрен сөйләде. Автор башкаручы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рубис Зарипов Муса Җәлил сүзләренә иҗат ителгән «Җырларым» җырын башкарды. 5 нче мәктәп укучысы Сожко Ольга Муса Җәлил шигырен укыды.

Герой-шагыйрь Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләрен искә алу кичәсе бер минутлык тынлыктан соң, һәйкәлгә чәчәкләр кую белән тәмамланды.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: