Чаллыда каһарман-шагыйрь М.Җәлил һәм җәлилчеләрне искә алдылар (0+)

25 август көнне 11.00 сәгатьтә Муса Җәлил исемендәге скверда М.Җәлил һәм аның көрәштәшләренә багышланган хәтер көне узды. Бөек язучы һәйкәле каршында җәмәгатьчелек вәкилләре, шагыйрь иҗатын сөючеләр җыелды. 

почтили память
Слайд1
QPz0rtLxbGw
vC7RxqK_k7k
FjohZkaTa0Y
FDRlblLmqaE
mMar8Y5cbgU

Чара шәһәрнең Комсомол районы башкарма комитеты рәисе урынбасары Эльвира Гафур кызы Вәлиеваның сәламләү сүзләре белән башланды. ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге вәкиле Лилия Гыйбадуллина Җәлил һәм җәлилчеләрнең Бөек Җиңүгә керткән өлешен ассызыклап үтте. Шәһәр шагыйрьләре Әнвәр Шәрипов, Рәкит Аллабирде, Рушания Гыйләҗева һ.б. лар үзләренең патриотик шигырьләрен укыды, аның тормыш юлы һәм иҗатын искә төшерде. Педагогик хезмәт ветераны Зәбир Хәлимов башкаруында Җәлил сүзләренә язылган җыр яңгырады. 

Тантана шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу һәм теләге булганнарны шәһәр Үзәк китапханәсенең Әдәбият тарихы музеена тематик экскурсиягә чакыру белән тәмамланды. 

Әлеге чара шәһәр Үзәк китапханәсе тарафыннан башкарма комитетның Комсомол районы администрациясе, шәһәр мәгариф идарәсе һәм ТР Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге белән берлектә әзерләнде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: