«Блокадада калган җиңелмәс шәһәр»: хәтер көне (6+)

Буыннар хәтерендә мәңге сакланучы вакыйгалар бар. 25 гыйнвар көнне, Ленинградны фашист блокадасыннан тулысынча азат итү көне уңаеннан, 1 нче санлы Мәгълүмати-китапханә үзәге «Блокадада калган җиңелмәс шәһәр» дигән хәтер көне уздырды.

город
IMG-20230125-WA0010
IMG-20230125-WA0011 (1)

Чара барышында балалар камалышта калган шәһәрнең куркыныч һәм фаҗигале көннәре, ленинградлыларның сынмас батырлыгы һәм ачы язмышы, ул вакытларда ипи карточкаларының нәрсә аңлатуы турында белде. Шулай ук, дулкынланып, сугыш балалары, Таня Савичева көндәлеге турында тыңладылар, аның көндәлегеннән юлларны укыдылар, «Тормыш юлы» һәм кешеләрнең бер-берсенә ярдәм итүе һәм авыр минутларда бер-берсен кайгыртулары турында белделәр. Үз гомерен куркыныч астына куеп, Ладога аша сугыш кирәк-яраклары салынган тартмаларны илткән машина йөртүчесе турында сөйләү балаларга зур тәэсир ясады. Блокадада калган Ленинград турында видео-хроника укучыларга шул заман рухын, шәһәр халкы кичергән вакыйгаларның ачысын тоярга ярдәм итте. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: