«Китап байлыклары белгечләре» Ачык ишекләр көне (0+)

21 май көнне Китапханәләр көнен бәйрәм итү кысаларында 3 нче санлы китапханәдә «Китап байлыклары белгечләре» дигән Ачык ишекләр көне үтте.
Балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен «Гаҗәеп ил – китапханә» дигән экскурсия уздырылды. Нәниләр кызыклы формада китап киштәләре буйлап сәяхәт кылды, китапханә эше, үз-үзеңне тоту һәм китапларны куллану кагыйдәләре белән танышты.  Китапның нәрсәләрдән торуы, нинди тышлыклар булуы, китап кыстыргычының нәрсә өчен кирәклеге һәм безгә китапның ничек килүе турында белде. Китапханәче аларны бүлекләр белән таныштырды, ничек итеп китапханәнең укучысы булырга икәнлеге турында сөйләде. Алга таба балалар танып белү уеннарында, күңелле бәйгеләрдә катнашты, табышмаклар чиште һәм азакта «Китапханәгә ничек килергә» мультфильмын карады.

20260519_161306
20260519_161444
20260519_164321
20260521_095121
20260521_102520
20260521_103549
20260521_103713
20260521_104020

3 нче сыйныф укучылары өчен «Китап байлыклары белгечләре»дигән китапханә дәресе узды. Чара гамәли биремнәр белән үрелеп барды: нәфис әдәбият китабының каталогтагы карточкасын табарга, билгеле бер китапның китапханәдә бармы-юкмы икәнен белергә, системалы каталог ярдәмендә билгеле бер темалар буенча китаплар сайларга. Балалар «Син китап турында нәрсә беләсең?», «Әдәби чылбыр» бәйгеләрендә катнашты, сорауларга җавап бирде һәм китапханәче ролендә булып карады. Китап сөючеләр һәм укырга яратучылар өчен «Яңа китапларны татып карау» исеме астында яңа әдәбият күргәзмәсенә күзәтү оештырылды. Бу көн бик бай һәм матур, мавыктыргыч программалы булды, укуның әһәмияте турында искә төшерүче лозунглар белән фотозона оештырылган иде. 
15/ХХ йорты ишегалдында «Китапханәгә юлны күрсәт» акциясе узды, анда ЗЯБ бистәсенең төрле яшьтәге яшәүчеләре катнашты. Без үз укучыларыбыздан бик күп җылы һәм котлау сүзләре ишеттек. Һәркем китапханәгә киләчәктә дә уңышлар, китап фондының тулыланып торуын теләде һәм безгә ешрак килергә сүз бирде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: