«Китапханәдә очрашабыз» Ачык ишекләр көне (0+)

25 сентябрь көнне 15 нче санлы китапханәдә «Китапханәдә очрашабыз» дигән Ачык ишекләр көне узды.
Бу көнне китапханә барлык укучылар өчен үз ишекләрен ачты. Иң нәни китап сөючеләр өчен «Китапханә, китап, мин — без бергә тугры дуслар» дигән театральләштерелгән экскурсия үткәрелде. Патшабикә Китап һәм Убырлы Карчык балаларга китапхан һәм китапны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Яшь укучылар китапханә патшалыгы буйлап үтә, журналлар һәм китаплар карый алды.

вырыквр
IMG_20240925_100121
IMG_20240925_102919
IMG_20240925_121620
IMG_20240925_103131

Көн дәвамында өлкән укучылар өчен «Китапханә эрудиты» дигән экспресс-викторина уздырылды, аның ярдәмендә теләге булган һәркем әдәбият һәм китапханәләр тарихы буенча үз белемнәрен сынап карый алды. Чарага «Әдәби көз» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда чарага килүчеләр популяр китап басмалары белән танышты.  
Ачык ишекләр көне – ул китапханәнең яңа идеяләр белән тулы булуын һәм бар кешене дә уку, белемнәр һәм иҗат дөньясына чакыруын күрсәтү өчен яхшы сәбәп. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: