«Укырга вакыт!» Ачык ишекләр көне (0+)
28
Май 2024
Сишәмбе
27 май көнне 15 нче санлы китапханәдә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Укырга вакыт!» дигән Ачык ишекләр көне узды. Көн дәвамында өлкән укучылар өчен «Китапханә лабиринтлары буйлап» дигән экспресс-викторина уздырылды, аның ярдәмендә теләге булган һәркем әдәбият һәм китапханәләр тарихы буенча үз белемнәрен сынап карый алды. Чарага «Китап сөючеләргә» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде, анда укучылар популяр китап басмалары белән танышты.
|