«Афәрин, китапханә!»: Ачык ишекләр көне (0+)

27 майда, Гомумроссия китапханәләр көне уңаеннан, 16 нчы санлы китапханәдә «Афәрин, китапханә!» исеме астында Ачык ишекләр көне үтте. Бу көнне китапханә нәни китап сөючеләргә үз ишекләрен ачты. Алар өчен театральләштерелгән экскурсия оештырылды.  

Балалар янына кунакка әкият персонажлары Акыллы мәче һәм Мими кушаматлы песи баласы килде, алар нәни дусларыбызны китапханә һәм аның кагыйдәләре белән таныштырды. Экскурсия барышында балалар тышлык, титул бите, китапның исеме кебек төшенчәләрне белде, «авыру» китапларны ничек дәвалауларын күрде, китапханәдә үзеңне дөрес тоту кагыйдәләре белән таныштыручы мультфильм карады. Чара азагында мәктәпкәчә яшьтәге балалар китапханәгә чакыру кәгазьләре алды.  
Башлангыч сыйныф укучылары өчен китапханәдә китап кыстыргычлары ясау буенча «Китап кыстыргычлары һәм китап битләре тәртиптә» дигән мастер-класс үтте. Китапта китап кыстыргычы бар икән, китап та тәртиптә булачак, һәм ул алга таба да укучыларына хезмәт күрсәтүен дәвам итәчәк. Китапханәче яшь китап сөючеләргә китап һәм дәреслекләрнең мәктәп укучылары өчен һәрвакыт юлдаш булуын, шунлыктан аларга сакчыл мөнәсәбәттә булырга кирәклеген искә төшерде, шулай ук балалар китап кыстыргычының мавыктыргыч тарихы турында сөйләгәнне тыңлады. Аны ясау үрнәкләре бик күп, әмма бу мастер-класс оригами техникасында гади генә итеп эшләнә торган почмакка куелучы кыстыргычларга багышланды. Эш барышында балалар иҗади фантазияләрен күрсәтте. Китап кыстыргычлары бик матур һәм кызыклы килеп чыкты. Теләсә кайсы китап кыстыргычы – ул юк-бар әйбер түгел, ә әһәмиятле һәм кирәкле нәрсә дигән нәтиҗә ясый алабыз.
Шулай ук, шәһәрдәшләргә уку, китап, китапханә турында шигъри юлларны җиткерү максатында, балалар һәм өлкәннәр өчен «Китапханә син уйлаганнан күпкә якынрак» акциясе уздырылды. Төрле төстәге кесә форматындагы карточкаларга шигырьләрдән өзекләрне бастырып чыгарып, китапханәчеләр микрорайон урамнарына чыкты. Танылган шагыйрьләрнең шигырьләреннән кала, карточканың арткы ягында микрорайонда яшәүчеләр китапханәгә килү юлын онытмасын өчен, китапханә турында мәгълүмат күрсәтелгән иде. Акция уңышлы үтте, ә узып баручылар бәйрәм белән тәбрикләде һәм чын күңелдән тәкъдим ителгән шигырьләрне укыды, китапханәгә язылырга вәгъдә бирде.  

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: