«Белемнәр һәм яхшылык сараенда»: ачык ишекләр көне (0+)

27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 3 нче санлы китапханәдә абонементта һәм уку залында кеше күп булды: алар китапханәгә язылдылар, яңа китаплар сайладылар, китап күргәзмәләре белән таныштылар. Теләге булганнар яраткан китаплары белән фотога төшә алды.  

Урта яшьтәге мәктәп укучылары өчен «Татарстан белгечләре» дигән интеллектуаль уен уздырылды. Балалар зур мавыгу белән тарих, тел белеме, әдәбият, сәнгать һәм Татарстанның милли гореф-гадәтләре өлкәсенә караган сорауларга җавап бирде. Чара презентация белән үрелеп барды. 
Кече мәктәп яшендәге укучылар белән «Китапханә шәһәренә сәяхәт» дигән экскурсия үткәрелде. Аның барышында китапханәче балаларга үз һөнәре турында сөйләде, китап фонды, китапларны тезү кагыйдәләре белән таныштырды, китапханә, каталог һәм картотекаларны куллану кагыйдәләре турында сөйләде. Шуннан соң укучылар «Китап белән дуслаш» викторинасында катнашты. Анда тәкъдим ителгән өзекләр буенча әсәр исемнәрен һәм аларның авторларын таныды, фразеологизмнарның азагын һәм канатлы гыйбарәләрне искә төшерде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: