«Китапханәгә кунакка» Ачык ишекләр көне (6+)
28
Май 2024
Сишәмбе
27 май көнне 17 нче санлы китапханәдә «Китапханәгә кунакка» дигән ачык ишекләр көне узды. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китап яши торган йорт» чарасы үткәрелде. Теләге булганнар көне буе яңа әдәбият белән таныша, хәрәкәтчән уеннар уйный, фотозонада фотога төшә алды, катнашучылар барысы да китапханә адресы язылган визиткалар алды. |