«Җылы утраучык – китапханә» ачык ишекләр көне (0+)
28
Май 2024
Сишәмбе
27 май, Гомумроссия китапханәләр көнендә, 23 нче санлы китапханәдә «Җылы утраучык – китапханә» дигән ачык ишекләр көне узды. Балалар һәм өлкәннәр бүлекләрендә «Кеше китапны уйлап тапкан» дигән китап күргәзмәсе әзерләнгән иде һәм аның янында шул ук исемдә викторина уздырылды. Көн дәвамында уку залында «Библиотека и время: новые реалии» дип аталган Чаллы шәһәре китапханәләре тарихы турында видеопрезентация күрсәтелеп торды, «Минем яраткан китабым» фотозонасы эшләде һәм актив укучыларны бхләкләү тантанасы үткәрелде. |