«Китап аша – белемгә юл» Ачык ишекләр көне (6+)

25 сентябрьдә 3 нче санлы китапханә хезмәткәрләре Ачык ишекләр көне уздырды. Катнашу өчен мәктәп укучылары, даими укучылар, яңа әдәбият сөючеләр чакырылды.
Китапханәгә килүчеләрне китапханә буйлап экскурсия, китап күргәзмәләре, викториналар көтте. Теләге булганнар яраткан китаплары белән матур фотозонада фотога төшә алды.  Көн дәвамында аларга «Яраткан китабым белән портретым» фотоакциясендә катнашырга, яраткан китапларын сайлап алырга, фотозона яки китап киштәләре янында аның белән фотога төшәргә тәкъдим ителде. Акция нәтиҗәләре буенча (ә ул 30 сентябрьгә кадәр дәвам итәчәк) китапханә сайтында «Яраткан китабым белән портретым» виртуаль фотоальбомы басылып чыгачак.

чатьчапьвыь
3ф. День открытых дверей (2)
3ф. День открытых дверей (3)
3ф. День открытых дверей
3ф. День открытых дверей (4)

Китапханәгә килүчеләрне шулай ук уеннар һәм күңелле биремнәр көтте. 
«Уку дигән ил бар!» экскурсиясе вакытында китапханә хезмәткәрләре яшь китап сөючеләрне «китапханә», «китап фонды», «уку залы» кебек төшенчәләр белән таныштырды. Балалар китапханәдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре турында белде. Китапханәче аларга «ремонт» көтүче китапларны «дәвалап торырга» кирәклеген аңлатты. Чара азагында балалар күргәзмәдә тәкъдим ителгән балалар китаплары һәм журналлары белән танышты, аннан соң азарт белән танып белү викториналарында катнашты.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: