«Тавышланабыз! Утырабыз! Укыйбыз!» ачык ишекләр көне (6+)

27 май көнне 16 нчы санлы китапханәдә Гомумроссия китапханәләр көненә багышланган «Тавышланабыз! Утырабыз! Укыйбыз!» дигән ачык ишекләр көне үтте. Көн нәни кунаклар өчен «Китап йорты» экскурсиясеннән башланды. Балалар китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кылды, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек кулланырга икәнлеге турында белде. Яшь китап сөючеләр китап геройлары Укымышлы мәче, тычкан баласы Мини, Алтын балык әзерләгән биремнәрне уңышлы башкарып чыкты. Ә китапханәче балаларны китап патшалыгының абонемент, уку залы, китап саклау бүлекләре буйлап сәяхәт иттерде. «Елмаегыз! Сез китапханәдә» матур интерактив фотозонасы укучыларны өлкәннәр абонементында көтеп торды.  

лрдл
20240524_102411
20240527_134420
IMG20240527093844
IMG20240527094551
IMG20240527132730

Теләге булган һәркемгә яраткан герое кыяфәтенә керергә һәм фотозонада матур әдәби персонажлар киемнәрен киеп фотога төшәргә мөмкинлек бирелде. Балалар һәм аларның әти-әниләре бик теләп китап модасын күрсәтүгә модельләрне сайлады. Фотозона билгеле бер атмосфера тудырды һәм беркемне дә битараф калдырмады. Көн дәвамында уку залында китап кыстыргычы ясау буенча «Тылсымлы карандаш» остаханәсе эшләде. Кызлар һәм малайлар үз куллары белән төсле кәгазьләрдән оригами техникасында кабатланмас китап кыстыргычлары ясады.  Укучылар шулай ук «Әдәби экспресс» квест-уенында актив катнашты. Һәр катнашучы биремнәр язылган маршрут кәгазе алды. Маршрут китапханәнең төрле урыннары буйлап үтте. Уен барышында катнашучылар шифрланган ачкычларны кулланды. Кызыклы биремнәр үтәп, алар хәрефләрне тапты, һәм шулардан соңыннан сүзтезмәләр җыйды. Бу көнне китапханә урамга да чыкты. «Без китапханәгә, ә сез» либмоб чарасы бик кызыклы һәм файдалы узды. Китапханә хезмәткәрләре үтеп баручыларга «Китапханәгә ничек барырга?» дигән сорауны бирде. Китапханәгә юлны белүчеләр смайлик алды. Ә юлны белмәүчеләрне китапханәгә чакырдылар һәм китапханәнең адресы һәм эш графигы язылган кәгазьне бирделәр. Күбесенең китапхәгә юлны белүе һәм укырга яратуы шатландырды. Ачык ишекләр көне бик кызыклы һәм уңышлы үтте. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: