«Үзегез өчен китапханәне ачыгыз!» ачык ишекләр көне (6+)

24 сентябрьдә 10 нчы санлы китапханә бик шатланып малайлар һәм кызлар, шулай ук аларның әти-әниләре өчен ишекләрен ачты һәм Ачык ишекләр көненә чакырды. 

10ф. Вечер-портрет «Эдуард Асадов. Душа поэта и судьба солдата».
10ф. Вечер-портрет «Эдуард Асадов. Душа поэта и судьба солдата»
10ф. Игра-викторина «Великолепная семерка».
10ф. Игра-викторина «Великолепная семерка»
10ф. Литературный праздник «День рождения дяди Стёпы».
10ф. Литературный праздник «День рождения дяди Стёпы»
10ф. Экскурсия «Дом, где живут книги».
10ф. Экскурсия «Дом, где живут книги»
10ф. Литературный праздник «День рождения дяди Стёпы». КВ

Китапханә иртән үк мәктәпкәчә яшьтәге балаларны экскурсиягә чакырды, алар анда китаплар дөньясына мавыктыргыч сәяхәт кыла алды. Балалар «китапханә» сүзенең нәрсә аңлатуын белде, китапханәнең төп кагыйдәләре белән танышты, китапларны ничек дөрес кулланырга һәм ничек дөрес сайларга икәнлеге турында сөйләгәнне тыңлады. Китаплар илендә балалар бик күп кызыклы «китап» табышмаклары чиште, «Әкиятне таны» әкият викторинасында сорауларга җавап бирде. Һәм, әлбәттә, әлегә үзләренә таныш булмаган матур рәсемле китап һәм журналларны карадылар. 
Башлангыч сыйныф укучылары С. Михалковның «Дядя Степа» поэмасының беренче тапкыр басылып чыгуына 90 ел тулуга багышланган чарага килде. Яшь укучылар С.В. Михалковның тормышыннан кызыклы фактларны ишетте, аның иҗади юлы һәм әсәрнең туу тарихы турында белде. Шуннан соң укучылар поэмадан өзекләрне тыңлады һәм язучының шигырьләре буенча әдәби викторина сорауларына җавап бирде. Чара «Дядя Стёпа – милиционер» мультфильмын карау белән тәмамланды.
Уртанчы сыйыфларның «Зиннәтле җиделек» уен-викторинасының игътибар үзәгендә «7» саны булды. Балалар әлеге тылсымлы һәм серле сан турында күп кенә кызыклы нәрсәләр белде. Шуннан соң укучылар «Мәкальне җый», «Югалган җиде сүз», «Квадрат төзе», «Блиц-сорау», «Җиде күңелле нота», «Төзүче» һәм «Саннар качышлы уйный» кебек җиде уен һәм викториналарда катнаша һәм ярыша алды.
«Ышаныч» халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге хезмәтләрен кулланучыларны китапханә шагыйрь, Бөек Ватан сугышында катнашучы, Советлар Союзы Герое Эдуард Аркадьевич Асадовның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган чарага чакырды.Чарада катнашучылар фронтовик шагыйрьнең җиңел булаган язмышы, аның Бөек Ватан сугышы елларында кылган батырлыгы турында белде. Очрашуда «Письмо с фронта», «Россия начиналась не с меча!», «Мама», «Дорожите счастьем, дорожите!», «Родине» һ.б. шигырьләре, шулай ук танылган җырчылар башкаруында авторның сүзләренә язылган җырлар яңгырады.
Бар эшен ташлап, битараф калмыйча, безнең бәйрәмгә килгән һәркемгә рәхмәт белдерәбез. 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: