«Әдәби дулкында» ачык ишекләр көне (0+)

21 майда 10 нчы санлы китапханәдә Бөтенроссия китапханәләр көненә багышланган Ачык ишекләр көне үтте. 
Көн балалар бакчасының өлкән төркеме тәрбияләнүчеләренең «Балалар китапларга кунакка» дигән китапханәгә экскурсиясеннән башланды. Күп балалар өчен бу китапханә белән беренче танышу булды. Ә экскурсия уку залыннан башланды, анда балалар нәрсә ул китапханә, анда никадәр китап саклануы һәм китапларны ничек дөрес кулланырга кирәклеге турында белде. Экскурсиянең икенче пункты абонемент булды, анда балалар китапларны өйгә бирү кагыйдәләре белән танышты. Чара азагында балалар бик теләп «Әкият артынннан әкият» викторинасы сорауларына җавап бирде, табышмаклар чиште. Экскурсия балаларга зур тәэсир ясады. Аларның китапханәдән китәсе килмәде, һәм алар китапханәгә әти-әниләре белән килергә сүз бирде.

10ф. Книжная викторина «Литературная мозаика»
10ф. Книжная викторина «Литературная мозаика»1
10ф. Книжная викторина «Литературная мозаика»3
10ф. Творческая мастерская «Я красивая закладка, я нужна вам для порядка»
10ф. Творческая мастерская «Я красивая закладка, я нужна вам для порядка»1
10ф. Творческая мастерская «Я красивая закладка, я нужна вам для порядка»2
10ф. Экскурсия «Ребятишки в гости к книжкам»
10ф. Экскурсия «Ребятишки в гости к книжкам»1
10ф. Экскурсия «Ребятишки в гости к книжкам»2

Мәктәпкәчә яшьтәге балаларны башлангыч сыйныфлылар алыштырды, аларны китапханә «Мин матур китап кыстыргычы, мин сезгә тәртип өчен кирәк» дигән иҗади остаханәгә чакырды. Дәрес башында балалар китап кыстыргычларының барлыкка килү тарихы белән танышты һәм аларның нинди булуы турында белде. Китап кыстыргычлары хәзер сатуда бик күп. Ә үз кулларың белән ясалган гадәти булмаган матур китап кыстыргычын куллану рәхәтрәк. Чарада катнашучылар кәгазьдән оригами стилендә үз китап кыстыргычын ясады. 
Урта мәктәп яшендәге балаларны бу көнне «Әдәби мозаика» дигән китап викторинасы көтте. Алар «Төрле темага сораулар», «Әйләнчекләр», «Рифма, яңгыравык дус…», «Тукта, мизгел…», «Соңгы мөмкинлек» һәм «Капчыктагы песи» кебек викторина бүлекләрендә үз белемнәрен күрсәтте һәм алар нәкъ менә үзләренең иң укымышлы исемен алырга лаеклы булуларын исбатлый алды. 
Битараф булмыйча, үз эшләрен читкә куеп торып, безнең бәйрәмгә килүчеләрнең барысына да рәхмәт белдерәбез. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: