«Зирәк китапларның мәңгелек сакчысы» Ачык ишекләр көне (12+)

21 майда безнең китапханәдә елның иң онытылмас һәм көтеп алынган вакыйгаларының берсе — Ачык ишекләр көне үтте. Бу көн бәйрәм рухы, яңа танышулар һәм, әлбәттә, китапка мәхәббәт белән тулып торды. Без, һәр кунак үзе өчен кызыклы нәрсә таба алсын өчен, бай программа әзерләдек. 
Көн программасын «Зирәк китапларның мәңгелек сакчысы» дигән мавыктыргыч экскурсия ачып җибәрде. Китапханәче китапханә тарихы, сирәк басмалар һәм укучы кулына эләккәнче китапның нинди озын юл үтүе турында сөйләде. Шулай ук кунаклар китапханәнең китаплар сакланучы бүлегендә булды, анда китапханәче һөнәре серләрен һәм китап фондларын саклауның үзенчәлекләрен белде. 

IMG_20260515_164606
IMG_20260515_164950
IMG_20260521_095740_790
IMG_20260521_105025_657

Безнеэ мөмкинлекләр турында районның күбрәк кешесе белсен өчен, «Китапханәгә рәхим итегез!» дигән флаер-акция оештырылды. Хезмәткәрләр үтеп баручыларга китапханәбезнең эш тәртибе һәм күрсәтә торган хезмәтләре турында мөһим мәгълүмат язылган кәгазьләр тапшырыр өчен урамнарга чыкты.
«Йөрәктә һәм кадрда китап белән» фотоакциясе үзгә бер азарт һәм иҗади кәеф тудырды. Һәр килүче үзенең яраткан китабы белән истәлекле фотога төшә алды, шуның белән укуга мәхәббәтен белдерде.  
Ачык ишекләр көне китапханәнең шәһәрдәшләрне җәлеп итү өчен мөһим урын булып калуын күрсәтте. Безнең белән әлеге көнне үткәргән барлык кешеләргә рәхмәт белдерәбез һәм безнең ишекләрнең сезнең өчен һәрвакыт ачык булуын искә төшерәбез!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: