«Очрашу урыны – китапханә»: ачык ишекләр көне (6+)

27 майда, Гомумроссия китапханәләр көне кысаларында, 23 нче санлы китапханәдә, укучыларны тагын да күбрәк җәлеп итү максатыннан, «Очрашу урыны – китапханә» дигән ачык ишекләр көне уздырылды.

23ф. День открытых дверей Место встречи библ. (2)
23ф. День открытых дверей Место встречи библ. (3)
23ф. День открытых дверей Место встречи библ. (4)
23ф. День открытых дверей Место встречи библ. (5)
23ф. День открытых дверей Место встречи библ.

Көн дәвамында чарага килүчеләр өчен «Китаплар төрле, әмма барысы да кирәк» дигән мәгълүмат почмагы эшләде, анда китап фонды турында күрсәтмә мәгълүмат тәкъдим ителде. Шулай ук «Китаплы балачак» викторинасы уздырылды, истәлеккә фотога төшәр өчен «Китаплар даирәсендә» фотозонасы әзерләнде.
«Цитата буенча китапны таны» әдәби уены үткәрелде, аның барышында укучылар китап күргәзмәсе ярдәмендә мәктәп әдәбияты буенча белемнәрен сынап карады. Китапханәдә бәйрәм рухы хакимлек итте.  

 

 

 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: