«Китап Галактикасы» ачык ишекләр көне (6+)

22 май көнне 16 нчы санлы китапханәдә «Китап Галактикасы» дигән ачык ишекләр көне үтте. Бу көнне мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен «Китаплар иле А дан Я га кадәр бар дөньяны ачачак» дигән театральләштерелгән экскурсия оештырылды.  Балаларны Китаплар Патшабикәсе каршы алды, ул китапханә турында сөйләде, китапханәбезнең иң зур һәм иң кечкенә китаплары белән таныштырды. Алга таба балалар сынаулар үтте: «Могҗиза-сандык», «Герой исемен әйтеп бетер», «Сүзне әйтеп бетер». Балаларга кунакка Убырлы Карчык та килде, ул алар белән бергә китапханә кагыйдәләре белән танышты, укучы формуляры, абонемент, кафедра сүзләренең нәрсә аңлатуы турында белде. Шулай ук малайлар һәм кызлар зур кызыксыну белән дөньяның матур һәм гадәти булмаган китапханәләре турында презентация карады. Экскурсия азагында балалар китаплар сакланучы бүлеккә сәяхәт кылды, алар бик канәгать калды. 
Кече мәктәп яшендәге балалар өчен «Үткәннәргә сәяхәт» квесты бик мавыктыргыч узды. Катнашучылар 1985 елга күчте һәм шул заманның мәктәп тормышы белән танышты. Балалар маршрут кәгазе буйлап квест үтте. Уен барышында алар совет чоры дәреслекләреннән математика һәм рус теле буенча биремнәрне үтәде, бик теләп кара һәм каләм ярдәмендә каллиграфик язу белән язып карады, рус хисапларында арифметик исәпләүләрне кызыксынып өйрәнде, төсле тамчылар белән мавыктыргыч физик тәҗрибә үткәрде. Чара азагында ручка-шпион ярдәмендә китап турында яшерелгән мәкальне тапты.

20250522_101540
20250522_102241
20250522_105333
20250522_110756
20250522_112348
20250522_151302
20250522_114445

Көн дәвамында балалар өчен «Китап фантазияләре» мастер-классы уздырылды. Анда катнашучылар төсле кәгазьдән оригами техникасында хайваннарны – әкият геройларын (сәяхәтче бака, Гав кушаматлы песи баласы, эт Шарик, тычкан баласы Пик, карлыгач) ясады.
Шулай ук көн дәвамында барлык яшьтәгеләр өчен «Китапны тап» мини-квесты үтте. Укучыларга билгеле бер авторның китабын билгеләнгән темага яки исеме буенча табарга тәкъдим ителде. Укучыларның күбесе биремнәрне үти алды, ә күпләре табылган китапны өйдә уку өчен алды. 

Көн бик матур һәм файдалы үтте. Укучылар бик күп уңай хис-кичерешләр алды, яхшы кәеф туплады һәм, әлбәттә, барысында да китапханәгә тагын килү теләге барлыкка килде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: