«Китапханәгә һәркем өчен юл ачык» ачык ишекләр көне (0+)

13 нче санлы китапханәдә узган «Китапханәгә һәркем өчен юл ачык» дигән ачык ишекләр көне бик бай һәм күңелле булды. Көн программасы күптөрле һәм кызыклы иде. Өлкәннәр абонементында  «Укучы «Афәрин!» диде» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылган иде.

Главное фото 3

Китапханәгә килүчеләр укучыларында күп уңай хис-кичерешләр калдырган китаплар белән таныша алды. Алар арасында Ф. Бакман «Медвежий угол»,  Э.М. Ремарк «Три товарища», Д.Гранин «Мой лейтенант»,  Е.Водолазкин «Лавр» һ.б.лар бар. ВКонтакте челтәрен кулланучылар өчен «Сезне тетрәндергән 5 китап» дигән блиц-сораштыру уздырдылар. Урамда «Китапханәгә ничек килергә?» акциясе оештырылды, үтеп баручылардан «Сез китапханәгә юлны беләсезме?» дип сорадылар. Җаваплар төрле булды. Алар арасында безнең даими укучыларыбыз да, китапханә турында белмәүче яшьләр дә очрады. Һәркем китапханә адресы һәм эш сәгатьләре язылган визитканы алды. «Күңелле китапханә» әдәби-уен программасы барышында укучылар асфальтта акбур белән үзләренең яраткан әдәби геройларын ясады, китапханә турында шигарьләр һәм яраткан язучыларының фамилияләрен язды. Яшүсмерләр бик теләп «Китап аша яктылыкка һәм яхшылыкка» әдәби мозаикасы чарасында китапларга күзәтүне тыңлады, шулай ук «Китапның дусты – китап кыстыргычы» күргәзмәсендә төрле төрдәге һәм формадагы китап кыстыргычларын карады. «Китап кыстыргычы – оригами» мастер-классында балалар китапның иң яхшы дустын – Җәнлек формасындагы китап кыстыргычын ясады. Китапханәгә килгән һәркем җәйге уку буенча әдәбият сайлап, «Минем китап казанышлары» дигән китап трекеры алды, анда ул җәй буе укыган китапларын кызыклы итеп язып бара алачак. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: