«Афәрин, китапханә»: ачык ишекләр көне (0+)

27 майда барлык китапханәләр Гомумроссия китапханәләр көнен билгеләп үтә. Шәһәр үзәк китапханәсе үз укучылары һәм шәһәребез кунаклары өчен ишекләрен ачты. 

Яшь китап сөючеләрне һәркемгә таныш әкият персонажлары –  принцесса Жасмин, Китап Тылсымчысы, Белмәмеш һәм Китап битләре хакиме каршы алды. Театральләштерелгән тамаша барышында балалар китапханә һәм китапханәчеләр белән танышты, күп кенә кызыклы яңа мәгълүматлар белде. Балалар әсәрләре геройлары алар белән төрле уеннар уйнады: Белмәмешкә яшь укучының хаталарын төзәтергә булышты; Жасминның кәрҗинендәге әкият геройлары әйберләрен таныды; Китап Тылсымчысы, эстафета уздырып, иң җитезләрне, тапкырларны һәм шаяннарны ачыклады. Китап битләре хакиме викторина үткәрде, анда балалар үзләренең рус халык һәм автор әкиятләре буенча белемнәрен күрсәтте. Экскурсия турында истәлек итеп һәр кунак китапны дөрес куллану кагыйдәләре һәм китапханәнең эш режимы язылган китап кыстыргычлары алды. 

InShot_20210527_120027766
InShot_20210527_115722579
InShot_20210527_115855350
InShot_20210527_115752797
InShot_20210527_115646565

Уку елы дәвамында мәктәп укучылары сыйныф яки ата-аналары белән шәһәребезнең, Татарстанның төрле мәдәни оешмаларында, тарихи урыннарында булды. Балалар мәдәни көндәлек битләрен матур итеп бизәде, биремнәр үтәде, сорауларга җавап бирде, фотолар урнаштырды, рәсемнәр ясады һәм укыган китаплары, музей һәм театрлар, кино, концерт һәм спектакльләрдән алган кичерешләрен сурәтләде. «Укучының мәдәни көндәлеге» бәйгесенең шәһәр этабы җиңүчеләре өчен шәһәр үзәк китапханәсендә бүләкләү тантанасы узды.

IMG_20200901_172337
IMG_20200901_173026
IMG_20200901_173632
IMG_20200901_175245

Ачык ишекләр көне кысаларында яшь китап сөючеләр өчен «Көмеш кыңгырау» республика газетасы журналистлары белән очрашу үткәрелде. Түгәрәк өстәл артында әңгәмә барышында массакүләм мәгълүмат чараларының җәмгыять тормышында мөһим роле, мәгълүмати, белем бирү, тәрбияви, күңел ачу, мобилизацияле басма функцияләре турында сүз барды. Яшь китап сөючеләр журналистика белән шөгыльләнүнең нинди сәләтләрне үстерүен һәм әлеге һөнәрнең үзенчәлекле якларын ачыклады. Журналистлар балаларга мәктәп һәм сыйныфта, стадионнарда узган кызыклы вакыйгалар, иҗтимагый эшчәнлектә катнашулары турында язмалар әзерләүләрен сорап мөрәҗәгать итте.  

Китап, аның төзелеше, бизәлеше һәм эшләнеше белән танышу өчен, «Китап күңеленә күзең сал» дигән дресс-бук оештырылды, ә соңыннан китап кыстыргычы ясау буенча мастер-класс үткәрелде. 

Бу көнне китапханә кунаклары, «Зирәк, яхшы күңелле, мәңгелек китап» әдәби викторинасында актив катнашып, шагыйрь һәм язучыларның тере сүзен тоя алды, танылган прозаикларның исем-фамилияләрен танып белде, матур әдәбият әсәрләрен һәм аларның геройларын искә төшерде. Кызык шарж-портретлар буенча дөньяви әдәбиятның классикларын таныдылар. Бу уенда һәрберсе үзен күрсәтә, сорауларга җавап эзләгәндә үз белемнәрен сынап карый алды. Әлеге чара укуның файдасы турында видеоязма карау белән тәмамланды. 

«Ветеран» клубы кысаларында өлкән буын кешеләре «Без изгелек һәм шатлык өләшәбез» дип аталган әдәби-музыкаль кичәгә җыелды. Чара шәһәр үзәк китапханәсе хезмәткәрләре башкаруында әдәби һәм музыкаль бүләкләр һәм шатлык рухы белән тулып торды. Укучылар җавап итеп китапханәгә, китапларга, әдәбиятка мәхәббәт белдерде – Людмила Ваганова, Людмила Харитонова, Людмила Леонтьевалар башкаруында шигырьләр һәм җырлар яңгырады.

IMG_9514
IMG_9524
IMG_9521
IMG_9512
IMG_9510

Шәһәр үзәк китапханәсенең Кече картиналар галереясында яшь һәм талантлы рәссам Вера Герасимованың беренче шәхси күргәзмәсе узды. Вернисажда рәссамнар, дуслары, сәнгать сөючеләр, китапханә укучылары җыелды. Вера үзенең рәсемнәре турында сөйләде, дөньяга күпкырлы иҗади карашы белән уртаклашты, кунакларның сорауларына җавап бирде. Чаллы шәһәре музыкантлары һәм шагыйрьләренең чыгышлары очрашуны тагын да бизәде. Теләге булганнар, лотереяда катнашып, рәссамнан кечкенә генә автор бүләкләре отып алды. 
Шәһәр үзәк китапханәсендәге әлеге күргәзмәгә 1 июльгә кадәр килергә мөмкин. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: