«Китап патшалыгына рәхим итегез» Ачык ишекләр көне (6+)
25 сентябрь көнне 16 нчы санлы китапханәдә, шәһәрнең башка китапханәләрендәге кебек үк, «Китап патшалыгына рәхим итегез» дигән Ачык ишекләр көне үтте. Бу көнне китапханәнең беренче кунаклары мәктәпкәчә яшьтәге балалар булды, алар өчен «Китап каласы урамнары буйлап сәяхәт» экскурсия уздырылды. Балалар китапханә буйлап мавыктыргыч сәяхәткә юл тотты, абонемент һәм уку залы, укучы формуляры белән танышты. Балалар китапханә кагыйдәләре, китап сайлаганда нәрсәгә игътибар итәргә кирәклеге, китапны киштәгә ничек дөрес итеп куярга, китап озак вакыт хезмәт итсен өчен аны ничек сакларга һәм битләрен бозмаска икәнлеге турында белде. Китапханә белән танышырга нәниләргә әкият персонажлары укымышлы мәче һәм Мими кушаматлы тычкан баласы ярдәм итте. Көн дәвамында китапханәдә «Гаиләнең яраткан китабы» дигән челлендж узды. Анда катнашучылар гаиләләренең буыннан буынга тапшырылып килүче яраткан китабы белән фотога төште. Әкият белгечләре өчен «Әкият героен таны» дигән квест узды. Аны үтәр өчен һәр катнашучы индивидуаль маршрут картасы алды. Маршрут китапханәнең төрле зоналары аша узды. Уен барышында, кызыклы биремнәр үтәп, катнашучылар шифрланган ачкычлар тапты. Шулай ук яшь укучылар үз куллары белән карандаш рәвешендәге китап кыстыргычлары ясады. Китапханәдә әзерләнгән «Көзге китаплар тылсымы» дигән тәрәзә күргәзмәсе дә үтеп баручылар игътибарыннан читтә калмады. Анда алтын көз рәсемнәре белән бизәлгән, көзге кәефне тоярга ярдәм итүче китаплар һәм журналлар тәкъдим ителде. Һәм әлбәттә, катнашучылар бик теләп «Үзең укыдыңмы – башкаларга тапшыр» буккроссингында катнашты. Китапханәдә ачык ишекләр көне кызыклы һәм мавыктыргыч узды. |